Татарстанның югары уку йортлары Үзбәкстанда мәгариф күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Фирганә, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара һәм Өргәнеч шәһәрләрендә «Мәгариф һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау» XIX Халыкара күргәзмәсе эшли.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). 12 майда Үзбәкстанның Фирганә, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара һәм Үргәнеч шәһәрләрендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары катнашында «My Fair» күргәзмә компаниясе оештырган «Мәгариф һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау» XIX Халыкара күргәзмәсе башланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 майда Ташкентта Мирзо Улугбек исемендәге «Central Park» мәдәният һәм ял паркында тантаналы ачылышта Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты тәкъдим ителде.

Казан (Идел буе) федераль университетын Идарә, икътисад һәм финанс институты доценты Р.А.Уленгов, Фундаменталь медицина һәм биология институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары А. А. Вәлиева, Фундаменталь медицина һәм биология институтының белем бирү эшчәнлегендә институт директоры урынбасары Д.И. Андреева, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институтының эш бирүчеләр белән эшләү һәм профориентация эше үзәге җитәкчесе А.И. Закиров, А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты кафедрасы мөдире  С. И. Гыльманшина һәм Алабуга институтының абитуриентларны кабул итүне оештыру һәм чит ил укучылары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече К.М. Минасова тәкъдим итте.

Күргәзмәдә Казан дәүләт энергетика университеты турында югары уку йортына кадәрге белем бирү үзәге директоры Р.Р. Зәйнуллин сөйләде.

Ачылу тантанасында Үзбәкстан Республикасы яшьләр эшләре агентлыгы вәкилләре, Үзбәкстандагы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе М. В.Вождаев, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле А.А. Ахтариев һәм башкалар катнашты.

14 майда Казан югары уку йортлары вәкилләре Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге бинасында булды, анда аларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Күргәзмә. К(И)ФУ вәкилләре катнашында 17 майда Сәмәрканд шәһәрендә, 19 майда Бохарада һәм 21 майда Үргәнеч шәһәрендә дәвам итәчәк.