news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университеты: Тулай торакларда кайнар су 25 майда биреләчәк

Авария килеп чыгу сәбәпле, хәзерге вакытта коммуникацияләрне алыштыру буенча ремонт эшләре бара.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Казан федераль университеты тулай торакларына кайнар су 25 майда биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына университетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«КФУның Кызыл позиция урамындагы 6, 6А, 2а; Гадел Кутуй урамындагы 2б, 2/17 адреслары буенча урнашкан тулай торакларында кайнар су юк. <…> Кайнар су бирү 25 майга планлаштырыла», — диелә хәбәрдә.

Казан университеты матбугат хезмәтендә тулай торакларда кайнар су булмау сәбәбен торба үткәргечендә авария килеп чыгу белән аңлаттылар. Хәзерге вакытта коммуникацияләрне алыштыру буенча ремонт эшләре бара. Салкын су биналарга штат режимында бирелә, дип искәрттеләр югары уку йортында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентының студентларны кайнар су белән альтернатив ысуллар ярдәмендә тәэмин итү омтылышлары күрелдеме, шулай ук укучылар бу проблеманы хәл итү үтенече белән югары уку йорты җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеме, дигән сорауларына КФУ матбугат хезмәтендә җавап бирмәделәр. 

Элегрәк Студентлар лигасы президенты Казан федераль университеты биналарында кайнар су булмау проблемасы югары уку йорты җитәкчелеге тарафыннан хәл ителә, дип сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100