Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175нче мәктәптә ремонт ата-аналар һәм психологлар фикерен исәпкә алып үткәреләчәк
Илсур Метшин 11 майның Казан тарихында фаҗигале көн булып калачагын искәртте.
(Казан, 17 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанның 175нче гимназиясендә 11 майдагы фаҗига нәтиҗәләрен бетерү өчен капиталь ремонт ясалачак. Эш планын төзегәндә шәһәр хакимияте укытучыларның ата-аналары һәм психологлар фикерен исәпкә алырга ниятли. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Шәһәр башлыгы 11 майның Казан тарихында фаҗигале көн булып калачагын искәртте. Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте республика һәм федераль үзәк белән бергә вазгыятьне хәл итү юнәлешендә эшли.
«Хастаханәгә озатылган 23 кешенең сигезе федераль медицина үзәкләрендә дәвалана. Безнең клиникаларда 13 кеше ята, ике бала Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарылган инде. Зыян күрүчеләрнең ата-аналарына дәвалауның барышы турында көн саен хәбәр ителә», — дип билгеләп үтте Казан мэры.
Метшин шулай ук фаҗига булган мәктәптә төзекләндерү эшләре үткәреләчәген дә искәртте.
«Мәктәпкә капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителде. Без барлык параллель сыйныфлар белән ата-аналар җыелышы үткәрдек, хокук саклау органнары мәктәптә үз эшен тәмамлауга ук, ата-аналар һәм психологлар белән интерьерлар һ.б. мәсьәләләр буенча киңәш-табыш итәчәкбез», — диде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз