Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175нче мәктәп укучылары өчен чыгарылыш имтиханы вакыты 1,5 сәгатькә озайтылачак
Узган ял көннәрендә 175нче гимназия укучыларының ата-аналары белән җыелышлар үткәрелгән.
(Казан, 17 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Казандагы 175нче гимназиянең IX һәм XI сыйныфы укучыларына Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен өстәмә 1,5 сәгать вакыт биреләчәк.
Шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, бу 11 майда биредә булган фаҗигадән соң стресстан тернәкләндерү чаралары кысасында эшләнәчәк.
Ризванов искәрткәнчә, узган ял көннәрендә 175нче гимназия укучыларының ата-аналары белән җыелышлар үткәрелгән. Дискуссиядә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров, министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук психологлар катнашкан. Мәктәп укучыларын тернәкләндерү очрашуда төп мәсьәлә булган.
«Аларның стрессны җиңеп, әлеге уку елын тыныч кына төгәлләве безнең өчен бик тә мөһим. Моның өчен без дәрес планына үзгәрешләр керттек. IX сыйныф укучылары бары тик рус теленнән генә Төп дәүләт имтиханын тапшырачак, алар өчен сынау вакыты сәгать ярымга озайтылды», — дип хәбәр итте Ирек Ризванов.
Аның сүзләренчә, XI сыйныф укучыларына да имтиханда өстәмә вакыт (шулай ук сәгать ярым) биреләчәк.
«IX һәм XI сыйныф укучыларына имтихан тапшыру срокларын сайларга тәкъдим ителәчәк», — дип сүзен төгәлләде Ризванов.
«Татар-информ» агентлыгы 175нче гимназия укучыларының 17 майда кабат парта артына утыруы хакында хәбәр иткән иде. IX һәм XI сыйныф укучылары 174нче мәктәптә белем алуын дәвам итәчәк, анда алар өчен тулы бер блок бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз