Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышның «Бәләкәч» бакчасына балалар битлек һәм перчатка киеп йөри
Бакчага ата-аналарның һәм балаларның саклык чаралары булуын тикшереп кертәләр.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Мамадыш районының «Бәләкәч» балалар бакчасында балалар һәм өлкәннәр битлек белән перчатка киеп йөри. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Бакчага ата-аналарның һәм балаларның саклык чаралары булуын тикшереп кертәләр. Шулай ук бакчага өйдән алып килгән уенчыкларын алып керергә рөхсәт ителми.
Бакча территориясендә социаль дистанцияне саклау өчен ара билгеләнеп куелган. Бакчага балаларны ата-анасы белән берәмләп кертәләр. Калганнар урамда көтә. Һәр ата-ана шәфкать туташына баланың сәламәтлеге турында белешмә тапшырырга һәм сораштыру узарга тиеш. Бу мәгълүматны журналда теркиләр һәм баланың температурасын үлчиләр.
«Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Резидә Закирова сөйләвенчә, алар 60 баланы кабул итәргә әзер булган, әмма кайбер ата-аалар балаларын өйдә калдырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз