news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры барлык мәктәпләрне дә биш көнлек укуга күчерергә тәкъдим итте

Илсур Метшин киләчәктә гадәти укыту процессын һәм онлайн-укуны берләштерергә мөмкинлек булачак, дип фаразлады.

Казан мэры барлык мәктәпләрне дә биш көнлек укуга күчерергә тәкъдим итте
Владимир Васильев

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казан мэры Илсур Метшин уку йортлары директорлары белән очрашу уздырды. Биредә ул уку процессын эшләп бетерергә һәм киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек укуга күчү мөмкинлеген карарга кушты.

«Без биш көнлек турында күптән хыялландык. Хәзер без булган тәҗрибә белән, барлык норматив актларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн-укытуны берләштерә алабыз», — диде мэр.

Ул директорлар корпусына онлайн-укытуның барлык өстенлекләрен тагын бер кат тикшерергә һәм яңа уку елында бу форматка өстәмә дәресләр, факультативларны күчерә башларга кушты. Казанда дистанцион укытуны оештыру кыска вакыт эчендә башкарылды һәм укытучыларның һөнәри осталыгын күрсәтте, диде мэр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100