Галимнәр коронавирусның нинди температурада үлүен ачыклаган

Галимнәр табибларга дезинфекциягә, бигрәк тә Covid-19 анализларына игътибарлырак булырга киңәш итте.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Прованста Экс-Марсель университеты галимнәре SARS-СоV-2 коронавирусының яңа төрен юк итәргә мөмкин булуын ачыклаган. Моны вирусны 15 минут дәвамында 92 градуслы температурада җылытып эшләп була. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Башта тикшеренүчеләр Цельсий буенча 60 градуска кадәр җылытылган вакытта коронавирусның юкка чыгуын-чыкмавын тикшерде, чөнки күпчелек лабораторияләрдә дезинфекция материалларын сәгать дәвамында 60 градуслы температурада тоталар.

Эксперимент өчен галимнәр коронавирус штаммын ике пробиркага — стериль һәм биоматериаллы пробиркаларга урнаштырганнар.

Чиста мохиттә вируслар җылынганда үлә, ә менә стериль булмаган шартларда коронавирус кеше йоктыру өчен җитәрлек дәрәҗәдә үрчүне дәвам итә.

Вирусны пробирканы 15 минут дәвамында 92 градуслы температурада тотканнан соң гына юкка чыгара алганнар.

Галимнәр табибларга дезинфекциягә, бигрәк тә Covid-19 анализларына игътибарлырак булырга киңәш итте.