Татарстан балалар бакчаларында быел 12 меңгә якын урын булдырылачак

Моның өчен 73 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла

 (Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Мәктәпкәчә яшь — шәхеснең үсеше һәм киләчәктә үзен үзе табу өчен менә дигән вакыт. 2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән “Белем бирү турынга”гы закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү—гомуми белем бирүнең беренче баскычы статусына күтәрелде”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары—ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә ТР Дәүләт Советы утырышында.

Министр сүзләренчә, Татарстан Республикасында белем бирү стратегиясе кысаларында, балалар бакчалары компьютерлар һәм интерактив җиһазлар белән баетылу дәвам итә. Республиканың 29 балалар бакчасында “LEGO” комплектлары булдырылган, алар 1,5 яшьтән 7 яшькәчә балаларга исәпләнгән.

Хәзер Татарстанда 2012 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә, аларга мәктәпкәчә яшьтәге 203 мең бала йөри. “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар кытлыгы мәсьәләсе кайбер калаларда һәм район үзәкләрендә әле дә кискен кала бирә. Бу бигрәк тә 3 яшькәчә булган балаларны балалар бакчаларына урнаштыруга кагыла”, - диде министр һәм республикада 1,5-3 яшьлек 48 меңгә якын һәм 3 яшьтән өлкәнрәк 3719 баланың баланың чиратта торуын хәбәр итте.

Өчьеллык программаны гамәлгә ашыру кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзүгә федераль бюджеттан 2,3 миллиард сум, ә республика бюджетыннан 2013-2015 елларда балалар бакчалары төзү өчен 8 миллиард сум бүлеп бирелгән. Чыгыш ясаучы, 2016 елда 3 яшьтән зуррак булган барлык балалар да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылачак, дип вәгъдә бирде. Мисал өчен, быел гына да Татарстанда 11 мең 905 балага өстәмә урыннар булдырылачак, моның өчен 73 яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә дә ярдәм күрсәтелә. 2011 елда андый учреждениеләрнең саны 8 булса, 2014 елның башына 34 кә җиткән. Узган ел Актаныш авылында тагын 1 шундый балалар бакчасы ачылган, Казанда исә — 3.

Узган ел 5 меңләп тәрбияче квалификация күтәрү курслары узган. “Бу эш 2015 елда да дәвам ителәчәк. Быел 4,6 мең тәрбияче шундый курслар узар дип планлаштырыла”, - диде ул һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияче һөнәренең “WorldSkills” һөнәри осталык конкурс хәрәкәтенә кертелүен Татарстанның инициативасы булуын атады. Шулай ук ул май аенда Казанда тәрбиячеләр арасында беренче тапкыр Россия милли чемпионаты кысаларында тәрбиячеләр арасында ярышлар узачагын да хәбәр итте.

Чыгышының азагында Энгель Фәттахов балалар бакчалары гаиләләр тарафыннан ышанычны тулысынча акларга һәм балага мәктәп программасын уңышлы үзләштерергә, сәламәт, киңкырлы шәхес булырга ярдәм итүче тулы үсеш үзәкләре буларак танылырга тиешлеген искәртте.