Быел милли мәктәпләрне тәмамлаучылар нигездә имтиханнарны рус телендә генә тапшыра алачак

ТРның милли мәктәпләрендә укучыларга берничә ел дәвамында имтиханнарны татар телендә Бердәм республика имтиханы рәвешендә тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде. Быел гамәлдәге норматив-хокукый актлар милли мәктәп укучыларын бу мөмкинлектән мәхрүм итә
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел Татарстанда милли мәктәпләрне тәмамлаучылар чыгарылыш имтиханнарын Бердәм дәүләт имтиханы формасында, ягъни рус телендә генә тапшыра алачак. Бары тик татар теле һәм әдәбияты буенча гына Бердәм республика имтиханы формасы сакланып кала. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.

Билгеле булганча, республиканың милли мәктәпләрендә укучыларга берничә ел дәвамында имтиханнарны татар телендә Бердәм республика имтиханы рәвешендә тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде. Быел, БДИны тапшыру бөтен укучыларга да мәҗбүри куелгач, гамәлдәге норматив-хокукый актлар милли мәктәп укучыларын бу мөмкинлектән мәхрүм итә.

Эш шунда: РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2008 елның ноябрь аенда чыккан боерыгы нигезендә, барлык гомумбелем бирү предметлары буенча йомгаклау аттестациясе (чыгарылыш имтиханнарын тапшыру) бары тик рус телендә генә үткәрелергә тиеш.

Данил Мостафин сүзләренчә, бу нисбәттән республиканың милли мәктәпләренең берсендә белем алучы укучының ата-анасы РФ Югары Судына мөрәҗәгать иткән. Кичә беренче утырыш булган, икенчесе 21 апрельгә билгеләнгән.

“Без бу мөрәҗәгатьне яклыйбыз, ата-аналарның мөрәҗәгате дөрес дип саныйбыз. Әгәр бала 11 ел буе үз ана телендә укыган икән, ул имтиханда рус телендә белем алучылар белән бер үк шартларга куела алмый. Аңа биремнәрне тәрҗемә итәргә, рус телендәге мәгълүматны эшкәртү өчен вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә бу вәзгыятькә ниндидер үзгәреш кертелергә тиеш. Без бу фикерне РФ Дәүләт Думасында да җиткердек. Бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез, балаларга кирәкле ярдәм биреләчәк. Без әлеге карарны дөрес түгел дип саныйбыз: монда Россия Федерациясенең гражданнарының имтиханнарны туган телдә тапшыру мөмкинлеге чикләнә”, - диде ул.

“Вузлар белән татар теле һәм әдәбияты буенча мәсьәлә хәл ителде. Барлык педагогик юнәлештә белем бирә торган югары уку йортлары, Казан дәүләт университеты үзләренең татар теле һәм әдәбияты кулланыла торган факультетларына, белгечлекләренә Бердәм дәүләт имтиханы сертификаты белән балаларны кабул итәчәк”, - дип аңлатып үтте Данил Мостафин.