news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
1 нче сыйныф укучылары укырга яңа стандартлар буенча 2010 елдан кабул ителә башлаячак
1998 һәм 2004 елгы уку планнары буенча белем алучылар гомумбелем учреждениеләрен иске стандартлар белән тәмамлаячак
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Укучыларны яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча 1 нче сыйныфка укырга кабул итү 2010 елдан башланачак, яңа стандартларга акрынлап күчәчәкбез”, - дип хәбәр итте бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә мәктәптә 1998 һәм 2004 елгы уку планнары буенча белем алучылар белем алу учреждениеләрен иске стандартлар белән тәмамлаячак. Бу уку планнары тагын 10 ел дәвамында - болар нигезендә мәктәпкә кабул ителгән беренче сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр гамәлдә булачак. “Монда татар теле дә, белем бирү стандартының 3 компонентлы булуы саклана”, - диде министр урынбасары.
Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәдәни, милли һәм төбәк үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш булган стандарт буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасының профильле комитеты белән берлектә эш алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot