news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Галимҗан Ибраһимовның «Әсәрләре» 15 томлы академик басма булып чыкты

Әдипнең яңа әсәрләре генә түгел, элекке томлыкларында басылган барлык материаллар да чыганаклар белән яңадан тикшерелгән.

Казанда Галимҗан Ибраһимовның «Әсәрләре» 15 томлы академик басма булып чыкты
Солтан Исхаков

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы уңаеннан 15 томлык «Әсәрләре»н бастырып чыгарды.

«Академик басма 12 томлык булыр дип планлаштырылды. Ибраһимов эшләгән, яшәгән чорда 1905-1938 елларда чыккан газета-журналларның барысын барладык, һәр санны тикшердек. Аның матбугатта 125тән артык яңа мәкаләсе табылды. Күләм артып китү сәбәпле, 12 томлык басманы 15 том итәргә килештек», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында институтның текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанова.

Аның әйтүенчә, әдипнең яңа әсәрләре генә түгел, элекке томлыкларында басылган барлык материаллар да чыганаклар белән яңадан тикшерелгән, кыскартулар, өземтәләр тулыландырып бастырылган. Барлык мәкаләләр дә кыскартуларсыз урнаштырылган.

«I–V томнарда язучының әдәби әсәрләре (хикәяләр, повестьлар, романнар, драма әсәрләре) урын алды. Биредә „Татар хатыны ниләр күрми“ повестеның һәм „Безнең көннәр“ романнарының төрле басма вариантлары, Совет чорында идеологик кануннарга туры килми дип табылган „Адәмнәр“ повестенең дә ике варианты кертелде», — диде галимә.

VI–X томнарда галимнең әдәбият тарихы мәсьәләләр, сәнгать, тел белеме һәм телне укыту методикасына караган хезмәтләре урнаштырылган. XI–XV томнарда Ибраһимовның публицистикасы, тарихи һәм иҗтимагый фикергә караган мәкалә, хезмәтләре, берничә автобиографиясе, хатлары, тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле документлар, архив материаллары урын алган.

«Әлеге томнарда да «Борынгы ислам мәдәнияте» исемле хезмәте, йөздән артык мәкаләсе беренче тапкыр чыкты. 15 томлыкта Ибраһимов әсәрләренә замандашлары тарафыннан язылып, үз чорында газета-журналларда басылган рецензияләр дә урын алды. Әлеге бәяләмәләр укучыга әдипнең әдәби репутациясе формалашу үзенчәлекләрен һәм шул чордагы әдәби хәрәкәтне аңларга ярдәм итә

Элекке томлыкларда «Татар сарыфы», «Татар нәхүе», «Татар имлясы», «Татар телен ничек укытырга?» хезмәтләренең өзекләре генә урнаштырылса, биредә уалар тулысынча урын алды. 



Галерея: Галимҗан Ибраһимовның академик тупланмасы басылып чыгу уңаеннан матбугат очрашуы

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов (28 февраль (12 март) 1887, Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе Солтанморат авылы — Казан, 21 гыйнвар 1938) — татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100