Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыру көннәре билгеләнде
«Авыру аркасында катнаша алмаса, бала бу эшне башка көнне башкарырга тиеш түгел», диелә министрлык хәбәрендә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Борис Чернышовка сылтама белән хәбәр иткәнчә, 10-11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) 1-26 мартта, калган сыйныфлар өчен 15 марттан 21 майга кадәр узачак.
Тикшерү эше 6 һәм 8 сыйныфларда һәр сыйныф өчен очраклы сайланган ике предмет буенча оештырылачак. Шулай итеп, 6 һәм 8 сыйныф укучылары 4 предмет буенча тикшерү эше башкарачак, алар арасында рус теле һәм математика буенча тикшерү барысы өчен дә мәҗбүри, диелә ведомство сайтында.
6 сыйныф укучыларына тарих, биология, география яки җәмгыять белеме буенча, 8 сыйныф укучыларына — тарих, биология, география, җәмгыять белеме, химия яки физика буенча тикшерү булырга мөмкин. 4-8 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре штатлы режимда уза, 10 һәм 11 сыйныфлар өчен апробация режимында үтәчәк (теләк буенча).
Бөтенроссия тикшерү эшләрендә аерым укучыларның катнашуы турындагы карарны белем бирү оешмасы кабул итә. Авыру аркасында ул көнне катнаша алмаса, бала башка көнне әлеге предмет буенча Бөтенроссия тикшерү эшен башкарырга тиеш түгел. Бөтенроссия тикшерү эшләре дәресләрдән соң үткәрелми.
Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрү графигы Татарстан районнарының башкарма комитетының мәгариф бүлекләре Мәгариф һәм фән министрлыгы белән алдан килештереп 1 мартта 21 майга кадәр билгеләнгән. Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Сарман, Тәтеш һәм Чирмешән районнарында Бөтенроссия тикшерү эшләре 1 майга кадәр оештырылачак.
Башка муниципаль берәмлекләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре уздыруны агымдагы елның 21 маена кадәр озайтырга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз