news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак

«Татарстан Президенты ярдәме белән Яндекс-лицейлар челтәре ачылачак һәм үсеш алачак», — диде Айрат Хәйруллин.

Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак
Михаил Захаров

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Проект «Яндекс» компаниясе белән берлектә тормышка ашырылачак. «Татарстан Президенты ярдәме белән Яндекс-лицейлар челтәре ачылачак һәм үсеш алачак. Алар һәм районда барлыкка килергә тиеш дигән бурыч куелды», — диде Айрат Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, «Яндекс» компаниясе укытучыларга өстәмә укыту эшен оештырачак. Шул рәвешле, алар укучыларга программа белән тәэминат өлкәсендә белем бирә алачак. Татарстанда барлыгы 55 шундый лицей пәйда булыр дип көтелә.

Министр шулай ук Казан һәм Чаллы ИТ-парклары базасында икътисад һәм сәнәгать тармакларының цифрлы трансформациясе компетенцияләре үзәге булдырылачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot