news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин мәктәп укытучыларына You tube каналында укыту мөмкинлекләрен әйтте

Ул мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашып, дистанцион укыту мөмкинлекләре турында сөйләшкән.

Айрат Хәйруллин мәктәп укытучыларына You tube каналында укыту мөмкинлекләрен әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр коронавирус белән бәйле хәл дәвам итсә, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучылары өчен дистанцион укытуны оештыруда актив катнашырга әзер. Министр Айрат Хәйруллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта You tube каналында укыту мөмкинлеге турында сөйләде.

Ул Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашканын әйтте. «Без дистанцион укыту мөмкинлекләре турында сөйләштек, әгәр инфекция таралышы көчәйсә, белем бирү процессы туктамаслык итеп укытуны ничек оештыру турында уйлаштык», — диде. Күп кенә зур вузлар дистанцион укуга күчкәнен искәртте.

Айрат Хәйруллин республикада «Электрон мәгариф» системасы гамәлдә булуын искәртте. Ул өй шартларында укытып булу мөмкинлекләрен әйтте. «Учи.ру», «ЯКласс» платформалары шундыйлардан. «Бу платформалар теләсә нинди укытучыга өйдә укытуны оештырырга мөмкинлек бирә», — диде. «ЯКласс» платформасын алсак, анда 1 трлн нан артык төрле бирем, биремнәр автоматик рәвештә генерацияләнә.

Министр сүзләренчә, Татарстанда алдынгы карашлы укытучылар, карантин булмаса да, читтән торып укуны оештыра. «YouTube та канал булдырып, дәрес үткәрә. Укучылар дәресне өйдә карый, комментарийларда сораулар яза. Шул рәвешле, уку процессы туктамый», — диде.

Айрат Хәйруллин мәгълүмати технологияләрнең инфекция таралуга чик куя алуын искәртте. Мәгълүмати технологияләр аша башка илләрнең дә коронавирус белән көрәш алымнары турында белеп булуын әйтте. Аның сүзләренчә, офиста эшләүче дә клиенты белән читтән торып элемтәгә керә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100