news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Студентларның фәнни берләшмәләренә үсеш өчен грант биреләчәк

Акчаны фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте студент фәнни берләшмәләренә ярдәм итәчәк. 2022 елдан алар үсеш өчен биш миллион сумга кадәр грантлар ала алачак.

Субсидияләр бирү кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Грантларны фәнни конференцияләр, дискуссия клублары, күргәзмәләр, семинарлар оештыру, шулай ук фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.

Дәүләт һәм коммерция вузларының студент коллективлары федераль ярдәм алу конкурсында катнаша ала. Сайлап алуны Мәгариф һәм фән министрлыгы елына ике тапкыр үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot