news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә югары уку йортларына керүче инвалидлар өчен ташламалар гамәлдән чыкмаячак

Илнең югары уку йортларында бюджет урыннарының 10 проценты гражданнарның ташламалы категорияләренә бирү өчен исәпләнгән.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Югары уку йортларына керүче ятим балалар һәм хәрби хезмәт узганда имгәнгән инвалидлар өчен каралган ташламалар вакытын гамәлдән чыкмый торган иттеләр. Шул турыдагы законга Россия Президенты Владимир Путин имза куйган.

Әлеге категория гражданнар өчен Россия вузларына конкурстан тыш керү каралган ташлама агымдагы ел башында бетте. Аның буенча ташламалардан файдаланучыларга гомуми бюджет урыннарының 10 проценты каралган иде. Абитуриент укырга керү өчен һәр фән буенча минималь балл җыярга тиеш иде. Бу турыда хокукый мәгълүматның рәсми порталында хәбәр ителә.

Хәзер ташламаның срогы юк. Моннан тыш, укырга керү сынауларын уңышлы тапшырганда ятимнәрне бакалавриатка һәм специалитетка кабул итү хокукын озайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100