news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль исемлеккә кертелә торган туган тел дәреслекләре хупланган

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов берничә предметтан, шул исәптән туган телләрне укыту буенча да, яңа дәреслекләр хуплануын әйтте.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Федераль исемлеккә кертү өчен 95 дәреслекне хуплаганнар.

«Аларның күпчелеген туган тел дәреслекләре тәшкил итә», — диелә Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы хәбәрендә.

«Әлеге исемлеккә шулай ук финанс гыйлеме, киберкуриминлек, җәмгыять белеме һәм башка фәннәрдән дәреслекләр дә керә. Хупланган сигез дәреслек сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларны укыту өчен тәгаенләнгән», — диелә хәбәрдә.

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов берничә предметтан, шул исәптән туган телләрне укыту буенча да яңа дәреслекләр хуплануын әйтте. Әлеге дәреслекләр укыту процессында якын вакытта кулланылачак, диде ул.

Министр сүзләренчә, һәрбер дәреслек җентекләп тикшерелә, чөнки «укучыларның эчтәлек ягыннан да, уңайлылык һәм сыйфат ягыннан да максималь тикшерелгән уку-укыту әдәбиятыннан тулысынча файдалана алулары» мөһим.

Каралганнан соң, 229 дәреслекнең 112 се өстәмә экспертизага җибәрелгән. Дәреслекне федераль исемлеккә кертү карарын Дәреслекләр буенча фәнни-методик совет кабул итәчәк. Эксперт карары биш ел дәвамында гамәлдә була. Әгәр нәшер итүче дәреслекнең киләчәктә дә исемлектә саклануын теләсә, ул кирәкле документларны биш ел вакыт узарга бер ел кала тапшырырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100