news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Мансур мәктәбе Самара өлкәсендә иң яхшы мәктәп исеменә лаек булды

Мәктәп Самара өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авылы урта белем бирү мәктәбе дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе өлкәдә иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе дипломына лаек булды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Мәктәп Самара өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

«Бу безнең уртак казанышыбыз! Барыгызга да зур рәхмәт!» — диелә Похвистнево районы Яңа Мансур авылы урта белем бирү мәктәбе дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе администрациясе хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100