news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе уку елында бюджет урыннарының күбесе мәгариф һәм педагогика юнәлешенә була

Икенче урында «Информатика һәм исәпләү техникасы», өченче урында «Клиник медицина» юнәлеше буенча белгечлекләр тора.

Киләсе уку елында бюджет урыннарының күбесе мәгариф һәм педагогика юнәлешенә була
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022/2023 уку елына, ягъни 2022 елның җәендә кабул итү кампаниясе вакытында вузларның бюджет урыннарына барлыгы күпме студент кабул итә алачагы мәгълүм булды. «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» юнәлешендә иң зур саннар: бакалаврлар өчен — 56 мең, магистрлар өчен 18 меңнән артык бюджет урыны каралган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия мәгариф министры Валерий Фальков хәзер өстенлек бирелә торган белгечлекләр турында әйткән. Узган елның декабрендә ул Мәгариф һәм фән министрлыгы планнарында 2024 елга кадәр медицина, педагогик һәм ИТ-юнәлешләрдә бюджет урыннары санын арттыру турында хәбәр итте. Бу 2022/2023 елга кабул итү саннарында чагылыш тапкан.

«Мәгариф һәм педагогик фәннәр» юнәлеше бу уңайдан рекордсмен: бакалаврлар өчен — 56 мең, магистрлар өчен 18 меңнән артык бюджет урыны каралган. Икенче урында — «Информатика һәм исәпләү техникасы» — бакалавриат программалары буенча әзерлек өчен 37 меңнән артык бюджет урыны һәм 10 меңгә якыны — магистратурада.

Өченче лидер — бу башкача була да алмый — «Клиник медицина». Биредә белгечлек программалары буенча 28 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән», дип яза «Российская газета».

Гомумән алганда, бакалавриат, белгечлек, магистратура, аспирантура, ординатура юнәлешләренә федераль бюджет хисабына уку өчен 588 044 урын бүлеп бирелгән. Аларның күбесе, әлбәттә, бакалаврларга бирелә — 340 меңгә якын һәм магистрларга –124,5 мең урын каралган.

Алдагы еллар белән чагыштырганда эзлекле үсеш сизелә. 2020/2021 уку елына вузларга 542 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән, киләсе 2021/2022 уку елына 576 мең урын бирелгән. Барлык белем бирү баскычлары буенча урыннар саны 11 561гә арткан. Иң күп арту көндезге магистратура программалары буенча булачак. Алар буенча бюджет урыннарына кабул итү соңгы 5 елда беренче тапкыр артачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100