news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулыда туган тел укытучылары төбәкара семинарга җыелды

Семинар–киңәшмә ТАССР оешуга 100 ел кысаларында үтте.

Баулыда туган тел укытучылары төбәкара семинарга җыелды
Индира Сәйфуллина

(Баулы, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Бүген Баулы районында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинар-киңәшмәсе үтте. Чарага Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы, Әлмәт районнарыннан укытучылар җыелды. Семинар–киңәшмә ТАССР оешуга 100 ел кысаларында үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Иртәнге сәгатьләрдә үк Баулының җиденче санлы мәктәбендә төрле төбәкләрдән килгән укытучылар теркәлү уздылар. Аларны мәктәп бусагасыннан каршы алу матур һәм тантаналы рухта оештырылган иде. Һәр килгән кешене милли киемнәр кигән өлкән сыйныф укучылары чәкчәк белән каршы алды. Мәктәпнең икенче катында районда гомер итүче төрле милләтләрнең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм тарихы чагылган зур күргәзмә оештырылган.

"Безнең районда «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләренә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү» дигән темага зур семинар үтә", — дип сөйләде безгә җиденче санлы мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Роза Габдрахманова.

Чарага барлыгы алтмыштан артык укытучы килде. Төбәкләрдән килгән укытучылар теркәлү узганнан соң дүрт мәйданчыкта — Кызылъяр, Исергәп, 4нче гимназия һәм җиденче мәктәпләрдә дәресләр карарга баралар.

"Мин бүгенге семинарга Азнакайдан килдем.  Әлеге дәресне карап сөенеп утырам. Беренче генә сыйныф булуга карамастан, балалар саф татарча аралаша, дәрестә җавап бирәләр, — диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып егерме елга якын эшләүче Гүзәл Саргузина.

"Күренеп тора, укытучының да тәҗрибәсе зур. Ул дәресне кызыклы да, файдалы да итеп оештырган. Дәрес вакытында интерактив такта, укучыларның алдында нетбуклар булу да аларда кызыксынып тема өйрәнүгә этәргеч булып тора. Күренеп тора, укучылар дәресне тыңлап кына утырмый, алар эшлиләр. Һәм менә шул эшләү, уку процессының мөһим өлеше. Димәк, алар дәресне аңлый, аларда кызыксыну бар", - диде ул..

Семинар эше төшкә кадәр дүрт мәйданчыкта дәресләрдә тәҗрибә уртаклашып үтте. Төштән соң укытучылар тагын җиденче мәктәпкә җыелды. Бу юлы биредә семинарның пленар өлеше. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре ана телендә белем бирү һәм ана телен укытуның хокукый нигезләре, бүгенге көн таләпләрендә татар телен укыту үзенчәлекләре хакында мәгълүмат бирделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100