news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры максатчан укытуга бирелгән урыннар тулысынча кулланылмавын әйтте

Илсур Һадиуллин бюджет урыннарның 15 проценты максатчан укытуга бүлеп бирелгәнен искәртте.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан уку йортларында максатчан укытуга бирелгән урыннар тулысынча кулланылмавын әйтте.

«Быел вузларга 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде, бу узган елга караганда, 20 процентка күбрәк. Бюджет урыннарның 15 проценты максатчан укытуга бүлеп бирелә, ләкин предприятиеләр аны тулысынча кулланмый. Инженер-техник белгечлек буенча максатчан укытуга 870 урын каралган, әмма 43 процентында гына максатчан белем алучылар исәпләнә», — диде Илсур Һадиуллин ТР Куркынычсызлык Советы утырышында.

Мәгариф һәм фән министры махсус урта белем системасында 72 мең студент укыганын, ел саен 17 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылуын, шуның 11 меңе икътисад секторы өчен әзерләнгәнен әйтте. Аларның 57 проценты өстәмә эшче һөнәр ала.

«Чыгарылыш белгечләренең беренче елда ук үз белгечлекләре буенча эшкә урнашу дәрәҗәсе 65 процент, ресурс үзәкләрендә ул 76 процентка кадәр. 2014 елдан бирле ресурс үзәкләре булдырыла, бүген 43 ресурс үзәге бар, 27 се икътисад өчен кадрлар әзерли», — диде Илсур Һадиуллин. Ул суднолар төзү тармагы өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылачагын хәбәр итте. Аны 2023 елдан ачу ниятләнә.

«Эш бирүчеләрнең ихтыяҗларына җавап бирүнең тагын бер юлы — кыска сроклы белем бирү программаларын гамәлгә ашыру. 850 гә якын программа гамәлдә. Бу тәҗрибәне киңәйтергә әзербез. Предприятиеләрдән заявкалар көтәбез», — диде министр.

Ул, шулай ук, мәктәп, урта һөнәри белем йортлары, хакимият органнарының укучыларның һөнәри ориентациясе юнәлешендә эшен көчәйтергә кирәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100