Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга көллияте грант акчасын эшче кадрлар әзерләүгә тотачак
Грант акчасы WorldSkills Russia компетенцияләренә куелган таләпләр нигезендә матди-техник базаны яңартуга юнәлдереләчәк.
(Алабуга, 16 декабрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга политехник көллияте «Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре» лотында 43 миллион сумлык федераль грантка ия булды. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
Грант акчасы WorldSkills Russia компетенцияләренә куелган таләпләр нигезендә матди-техник базаны яңартуга юнәлдереләчәк. Бу бөтен дөнья стандартларына җавап бирүче белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Алабуга студентлары WorldSkills стандартлары буенча ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Алар фикеренчә, мондый ярышлар эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә һәм катнашучыларның һөнәри күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
2019 елның 11 ноябреннән 7 декабренә кадәр Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты үтте, ул яшь белгечләрне һәм танылган һөнәр осталарын, мөгаллимнәрне һәм эш бирүчеләрне, предприятие һәм мәгариф оешмаларын берләштерде.
WorldSkills яшь һөнәр осталарына көндәшлек көрәштә катнашырга, яңа тәҗрибә алырга һәм сайлап алынган компетенциядә ничек иң яхшысы булырга өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Бу чемпионат сезонында 11 компетенция буенча 20 бәйгече катнашты, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 13 студент 8 компетенция буенча 4 алтын, 1 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз