Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия электрон мәктәбе» порталында кытай теле буенча уку курсы ачылды
Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия электрон мәктәбе» порталында өйрәнеп була торган телләр исемлеге киңәя.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, монда РЭШ өчен махсус эшләнгән кытай теле буенча уку курсы урнаштырылган. Ул 5-11 сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм 243 дәрестән тора.
Фән курсы «Фонетика һәм иероглификаның кереш курсы», «Танышу һәм тамаша», «Минем дусларым һәм танышларым», «Гаилә һәм йортым», «Вакыт һәм һава торышы», «Кулинария һәм туклану культурасы», «Якты гардероб һәм тышкы кыяфәт», «Спорт һәм сәламәтлек турында кайгырту», «Мәктәп тормышы», «Буш вакыт, хобби һәм мавыгулар», «Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау», «Традицияләр, мәдәният һәм бәйрәмнәр», «Шәһәрдә һәм авылда тормыш», «Пекинга сәяхәт» һәм башка тематик бүлекләрне берләштерә.
Һәр дәрес, гадәттәгечә, берничә модульдән тора, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз