news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның мәгариф һәм фән министры: Яулык бәйләгән балага шәхес итеп карарга кирәк

«Русы да, татары да, чувашы да, яулыклысы да, яулыксызы да, динлесе дә, атеисты да — бергә яшәргә тиешбез», — диде Илсур Һадиуллин.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры: Яулык бәйләгән балага шәхес итеп карарга кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Яулык бәйләгән балага без шәхес итеп карарга тиеш. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында әйтте.

«Әлеге мәсьәлә җиңелләрдән түгел. Ни өчен яулык бәйләдең, ник мондый яулык, ник тегендиен бәйләдең дип әйтү, яулык дип балага бәйләнеп кимсетү, балаларны аеру, проблема тудыру дөрес түгел. Яулык бәйләгән балага без шәхес итеп карарга тиеш. Кайбер вакытта яулык, шарф кына, башка атрибутлар гына, матур сөйләү генә кешенең эчке халәтен ачып бирә алмый — шуны да аңлатырга тиешбез», — диде.

Илсур Һадиуллин яулыклы укучыларга хөрмәт белән карау кирәклеген асызыклады.

«Толерантлык дигән төшенчәне кулланасы килми, ул сүзне гомумән яратмыйм, ул „түземлек“ дигәнне аңлата бит. Без гомер буе чыдамадык та, түзмәдек тә, без гомер буе бергә тату яшәдек. Русы да, татары да, чувашы да, яулыклысы да, яулыксызы да, динлесе дә, атеисты да — бергә яшәргә тиешбез. Мәктәп — ул тәрбия учагы», — дип әйтте.

Министр физкультура дәресендә аерым таләпләр куелганын һәм аның үтәлүен билгеләп узды. «Бик артык эчкә дә кереп китәргә ярамый, шул ук вакытта бала күңеленә дини оеткы кереп яткан икән, аны сындырып, проблема тудыру шулай ук дөрес түгел дип уйлыйм», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100