news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Завуч һәр укытучының җитешмәгән якларын карарга тиеш

Министр әйтүенчә, укытучыларның хезмәтләрен бәяләгәндә, балл системасы каралган, әмма һәр җитәкчедә кешелек сыйфатлары булырга тиеш.

Илсур Һадиуллин: Завуч һәр укытучының җитешмәгән якларын карарга тиеш
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Завуч һәр укытучының мөмкинлеген, һәрберсенең дефицит якларын карарга тиеш. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Бәлки, укытучының балалар белән аңлашуы җитми торгандыр, бәлки, ул катырактыр, бәлки, аңа йомшаклык кирәктер, бәлки, аңа баланың күңеленә керү өчен юл салып җибәрергә кирәктер. Бәлки, предмет өлкәсендә компетенциясе җитеп бетмидер. Боларның барысы да исәпкә алынырга тиеш», — диде министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучыларның хезмәтләрен бәяләгәндә, балл системасы каралган, әмма һәр җитәкчедә кешелек сыйфатлары булырга тиеш. «Хәзерге вакытта укытучының хезмәте Хөкүмәттә бәяләнә. Аның эше югары дәрәҗәдә бәяләнеп, укытучы зур хезмәт хакы ала дип әйтеп булмый, әмма яңа түләү системасына күчкәч, баллар куелып, олимпиадада катнашу, җиңүчеләр саны, бердәм дәүләт имтиханнарын бирүләре — барысы да исәпкә алына», — диде министр.

Аның фикеренчә, бу дөрес тә. «Аларсыз булмый да. Мәсәлән, мин дә эшлим, күршем дә эшли, шул ук бер класс — 10а классы, 10б классы. Мин укытам — минем балаларымның монда да мөмкинлекләре юк, тегендә дә юк. Ә икенче укытучының нәтиҗәләре яхшы. Бөтен бала аңа күчәргә тели. Нишләп аңа күчәргә телиләр, нишләп миндә калырга теләмиләр, дигән сорау туа», — ди Илсур Һадиуллин.

Шул ук вакытта, ул балаларның БДИ бирүләренә генә карап, рейтинг төзү дөрес түгел, дип саный.

«Бу сыйныфта балалар шулай җыелган, монысында икенче дәрәҗәдәге балалар. Кемдер һаман шундый сыйныфка кереп кала. Былтыр да шулай чыгарган идем, яңадан миңа шундыйны бирделәр, диләр. Мондый нәрсәләр булмасын өчен, мәктәптә методик эш булырга тиеш. Методик эшне алып баручы төп методист — ул директор, ә менә иң зур технолог ул — завуч. Укыту эше буенча завуч», — дип белдерде Илсур Һадиуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100