Илсур Һадиуллин белем сыйфатын күтәрүдә төп өч юнәлешне атады

«Өч юнәлеш — эчтәлек, инфраструктура һәм кадрлар — болар барысы да мәгариф системасының барлык дәрәҗәләренә дә кагыла», — диде мәгариф һәм фән министры.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф тармагында белем сыйфатын күтәрү өчен төп өч юнәлешне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

Проблемалар җитәрлек. Бездә проблемалар юк һәм барысы да яхшы дип әйтсәк, бик мәгънәсез җавап булыр иде. Төп мәсьәләләрнең берсе — белем сыйфатын күтәрү. Безнең системада укыган һәр бала тормышта үзенең урынын табарлык булсын иде. Иң төп максат шул. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен без кимендә өч юнәлештә эш алып барырга тиеш», — диде министр.

Аның сүзләренчә, беренче төп мәсьәлә — эчтәлек. Ул булсын өчен инфраструктура булдыру кирәк, димәк, яхшы, сыйфатлы шартлар тудыру сорала. Илсур Һадиуллин кадрлар мәсьәләсе мөһимлегенә дә басым ясады.

«Һөнәри осталыкка ия, беренче сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр баланы үз колачына алып, „бу мин тәрбияләгән җимеш“ дип әйтерлек, чын мәгънәсендә үз хезмәтен яраткан, белемле, тәрбияле, безнең шартларда яшәгән, безнең шартларда туган, үскән һәм менә безнең милли аң белән сугарылган кадрлар кирәк. Россия, Татарстан төбәкләрендәге үзкыйммәтләрне белгән кешеләр эшләргә тиеш», — ди министр.

«Өч юнәлеш — эчтәлек, инфраструктура һәм кадрлар — болар барысы да мәгариф системасының барлык дәрәҗәләренә дә кагыла. Бакчага да, мәктәпкә дә кагыла, урта һөнәри белем бирү оешмаларына да, югары уку йортларына да», — дип искәртте Илсур Һадиуллин.

Министр мәгариф системасының сәламәт булу мөһимлеген ассызыклады. «Әгәр пандемия мәгариф системасында эчкә үтә икән, аның киләчәге какшаячак, шуңа күрә, мәгариф системасы нык булырга тиеш. Нык мәгариф системасында гына яшьләрне тәрбияләргә, укытучыларның бөтен һөнәри осталыкларын ачып салырга шартлар тудырырга, гомумән, үсәргә була дип саныйм», — дигән фикердә ул.