news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кергән

Җиңүчеләр 21 октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә «Иң яхшы география укытучысы» исеме өчен көрәшәчәк.

Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кергән
http://zainsk-rt.ru

(Зәй, 16 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). 6 октябрьдә «Иң яхшы география укытучысы» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалып, финалга чыккан биш конкурсант билгеләнде. Бишлеккә кергән иң көчле укытучылар арасында Татарстан данын яклаган Зәйнең 4нче мәктәбе география укытучысы Светлана Хәбибрахманова да бар. Светлана Җәүдәтовна моңа кадәр республика бәйгесендә җиңеп, Россиякүләм конкурска узган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер Светлана Хәбибрахмановага Түбән Новгородта узачак бәйгедә «Иң яхшы география укытучысы» исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.

Хәзер финалга чыгучыларга конкурсның соңгы сынавын узарга туры киләчәк. Алар 21 октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә «Министр белән сөйләшү» бәйгесендә үзләрен сынап, «Иң яхшы география укытучысы» исеме өчен көрәшәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot