Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ОРВИ белән авыручылар арту аркасында Казанда – 14, Түбән Камада ике сыйныф ябылган
Татарстанда 390 бала салкын тидереп авыру сәбәпле өендә укый.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда салкын тидереп авыручылар арту аркасында Казанда һәм Түбән Камада 16 сыйныф ябылган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә 16 сыйныф ябык – бу 390 бала дигән сүз. Шуларның ундүрте – Казанда, икесе – Түбән Камада», - дип искәртте спикер.
Татарстанда уку елы башланганнан алып 26 мәктәптә барлыгы 77 сыйныф ябылган.
Шунысын да искәртик: сыйныфта балаларның 20 яки аннан да күбрәк проценты авырса, бөтен классны дистанцион укуга җибәрәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз