Казанның балалар бакчаларында аутист балалар өчен төркемнәр ачу планлаштырыла

Андый төркемнәрдә һәр бала белән шәхси тьютор эшләячәк.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казанның балалар бакчаларында аутист балалар өчен махсус төркемнәр ачу киләсе уку елыннан ук мөмкин булачак. Шундый тәкъдимне шәһәр хакимиятенә «В твою пользу» хәйрия фонды вәкилләре җиткерергә уйлый. Бу хакта бүген 16 октябрь көнне "Татар-информ”да узган матбугат конференциясе барышында билгеле булды.

"Казанда аутик спектрлы кимчелекләр булган сабыйларга бакчалар ачылса, яхшы булыр иде. Бу проблема белән иртәрәк шөгыльләнә башлаган саен, балаларга әйбәтрәк. Бу әлегә планда һәм, минемчә, алар тормышка ашырырлык", – дип хәбәр итте журналистларга «В твою пользу» хәйрия фонды директоры Дарина Табакова.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 сентябреннән Казанда аутик авырулары булган балалар өчен беренче тапкыр ресурс класслар ачылды. Аларга 17 бала кергән. Махсус класслар 1, 65, 97, 156, 168нче номерлы мәктәпләрдә эшли. Ике мәктәптә класслар «В твою пользу» хәйрия фонды акчасына булдырылган. Барлык белем йортларында һәр бала белән махсус укыту узган шәхси тьютор эшли. Балалар бакчаларында махсус төркемнәрне дә шушындый схема буенча ачарга телиләр.

"Без моны эшләргә планлаштырабыз. Ахыргы карар язга таба кабул ителәчәк. Без шундый тәкъдим белән чыгыш ясарга уйлыйбыз", – дип билгеләп үтте матбугат очрашуында катнашучы.