news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының дүрт мәктәбе һәм бер балалар бакчасы грант отты

Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында грантка җәйге игълан ителде.

Балтач районының дүрт мәктәбе һәм бер балалар бакчасы грант отты
http://baltaci.ru/

(Балтач, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Зөлфия Шакирова). Балтач районының дүрт мәктәбе һәм бер балалар бакчасы грант отты.

Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында, Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклау юнәлешендә муниципаль берәмлекләрдәге мәктәпкәчә яшьтәге һәм гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм йөзеннән махсус Грант игълан ителүе инде мәгълүм.

Әлеге грантка Балтач районыннан да катнашучылар булды һәм уңышка ирешүчеләр дә бар. Алар — Норма, Чепья, Балтач урта һәм Арбор төп мәктәпләре һәм Бөрбаш балалар бакчасы.


news_right_1
news_right_2
news_bot