news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас аграр көллиятенә яңа тегү машиналары кайтты

Тиздән биредә укучы кызлар тегү серләренә дә өйрәнә башлаячак.

Апас аграр көллиятенә яңа тегү машиналары кайтты
http://apastovo.ru

(Апас, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас аграр көллияте көннән-көн яңара, төзекләнә, матурлана. Биредә яшьләргә тормышта кирәкле һөнәрләр бирү өчен тырышалар.

«Әле менә көллиятебезгә яңа тегү машиналары да кайтты. Барлыгы 18 тегү машинасы, ике үтүкләү тактасы һәм заманча яхшы үтүк кайтарылды. Тиздән кызлар тегү серләренә дә өйрәнә башлаячак», — дип яңалыгы белән уртаклашты көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100