news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләргә чыгым өчен субсидия авыл мәктәбе җитәкчелегенә дә түләнәчәк

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Коммуналь хезмәтләргә чыгым өчен субсидия авыл мәктәбе җитәкчелегенә дә түләнәчәк

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучыларга ут, су, коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарга тиешле субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына да бирелә башлаячак. Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында «Мәгариф турында»гы ТР Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертелде.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады. Ул әлегә кадәр мондый хокук фәкать авыл җирлегендә яшәүче укытучы хезмәткәрләр өчен генә үз көчендә булганын искәртте. Яңа закон проекты буенча, мәгариф оешмаларының структура бүлекчәләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарларына да субсидия бирү күздә тотыла.

Педагогик хезмәткәрләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидиянең уртача күләмен 431,4 сум дип санаганда, закон проектын тормышка ашыру өчен, аена 928 мең сумга якын өстәмә акча кирәк булачагы билгеле.

Мондый чыгымнарны кайтару күләме, шартлары һәм тәртибе республика бюджетының бюджет ассигнованиеләре хисабына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнәчәк.

«Закон проекты кирәкле килештерү процедураларын узды, авыл мәктәпләрендә эшләүче ике мең җитәкчегә өстәмә социаль ярдәм чаралары бирүгә юнәлдерелгән закон проекты Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды», — дип Рафис Борһанов парламентарийларны документны хуплауларын сорады.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100