news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда 53 укучы алтын медальгә һәм район башлыгы грантына ия булды

Быел мәктәпне 287 укучы тәмамлый. Аларның 53е  «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медаленә лаек.

Азнакайда 53 укучы алтын медальгә һәм район башлыгы грантына ия булды
aznakaevo-rt.ru

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә унберенче сыйныфны тәмамлаучы медаль ияләренә район башлыгы грантын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта район газетасы яза.

Быел мәктәпне 287 укучы тәмамлый. Аларның 53е «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медаленә лаек.

Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, мәгариф идарәсе җиткәчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәктәп директорлары катнашты.

«Бу сезнең, әти-әниләрнең, укытучыларның уртак хезмәт җимеше, тырышлыгы нәтиҗәсе. Сез районыбыз горурлыгы. Киләчәктә төрле өлкәләрдә эшләп, районыбыз үсешенә үзегездән лаеклы өлеш кертерсез дип ышанабыз», — диде Марсель Шәйдуллин.

Таһир Һадиев та чыгарылыш укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшырып бетереп, тормышта үз юлларын табуларын, уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100