420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллыда өч мәктәп директоры вазифасыннан китүе Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә бәйле түгел. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
“Кичә Чаллыда җитәкчелек белән сөйләшү булды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләрендә башка мәгънә яткан. Өч директор буенча контрактлар өзелгән. 1нче мәктәп директоры авыру әнисен карыйсы булганга гариза язган. 23нче мәктәп директоры Казанга күченә. 38нче мәктәп директоры сәламәтлек торышы буенча гариза язган, бер ел инде больничныйда булган”, - диде Рафис Борһанов.
Министр Бердәм дәүләт имтиханының эчке эш өчен корал булуын искәртте. “Районнарны районнар, мәктәпләрне мәктәпләр белән чагыштырырга җыенмыйбыз. Без чагыштырып, кирәкмәгән узыш, имтиханнарда киеренкелек кенә тудырачакбыз. Без чагыштыруга каршы, ләкин һәр мәктәп үз күрсәткечләре буенча эшләргә, нидә артта калганын белергә, аңларга тиеш”, - диде Борһанов.