420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 2013 елның октябрендә үк ябылган Башкортстанның Нефтекамск шәһәре интернат-мәктәбе урынында татар полилингвистик интернат-мәктәбе ачылачак. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров уку йорты биналарын реконструкцияләү планы белән танышканнан соң шулай дип белдерде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Интернат-мәктәпнең уку корпусы – 300, ашханәсе 100 урынга исәпләнәчәк. Әлеге учреждение тулы көн мәктәбе булыр дип көтелә. Биредә балалар уку белән бергә, ял итә, түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнә алачак.