Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Энгель Фәттахов “Ел укытучысы-2015” республика конкурсы җиңүчеләрен кабул итәчәк
Әлеге конкурс финалы тәмамланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанда “Ел укытучысы-2015” республика конкурсының финал өлеше конкурслары тәмам булды. Дәресләр, мастер-класслар үткәрелеп, күп санлы педагогик совет утырышлары булганнан, мәгариф проектларын яклаганнан соң, хәзерге вакытта укытучылар урнашкан кунакханәләрендә ял итә.
Иртәгә исә сәгать 1 нче яртыда 178 нче Мәгариф үзәге базасында (Казанның 121 нче лицее) республика конкурсын ябу, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы була. Шуңа кадәр, 10 нчы яртыда, ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиңүчеләрне министрлыкта кабул итә.
“Татар-информ” агентлыгы конкурсны оештыручылардан алган белешмә буенча алдан хәбәр иткәнчә, һөнәри осталык конкурсының зона этапларында җиңгән 45 укытучы, йомгаклау сынауларында үзенең мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, 13-17 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында финал турын узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырылган әлеге конкурсның зона этапларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 222 укытучы катнашты.
Искәртеп үтәбез: "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия конкурсында Нурлаттан Алла Головенькова җиңү яулаган иде. Традиция буенча, алдагы конкурс җиңүче шәһәрендә узарга тиеш. Шул рәвешле, республика илкүләм конкурсны үзендә - Казанда октябрьдә кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз