news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
КДУда вакансияләр ярминкәсе уза
Казан вузларын тәмамлаучылар һәм студентлар бүгенге хезмәт базары тәкъдимнәре белән таныша ала
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталия Шадрина). Бүген Казан дәүләт университетында “Россиянең киләчәк кадрлары” вузара вакансияләр ярминкәсе ачылды. Бу чара КДУ студентларын эшкә урнаштыру һәм вакытлыча мәшгульлек үзәге инициативасы буенча үткәрелә. Чараны шәһәрнең мәшгульлек үзәге, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, Казан дәүләт технология университетының эшкә урнаштыру үзәге оештырырга ярдәм иткән.
КДУның уку эшләре буенча проректоры Владимир Бухмин Казан дәүләт университеты администрациясе студентларны эшкә урнаштыру һәм шундый вакансия ярминкәләре үткәрүдә актив теләктәшлек итә. “Бүген, кризис шартларында эшкә урнаштыру мәсьәләсе бигрәк тә актуаль”, - дип ассызыклады ул.
КДУ студентларын эшкә урнаштыру һәм вакытлыча мәшгульлек үзәге директоры Ренат Җамалетдинов сүзләренчә, мондый ярминкәләр даими үткәрелә, төп оештыручы - вузларның эшкә урнаштыру үзәкләренең координацион советы. Шулай итеп, биредә тәкъдим ителгән вакансияләр белән КДУ студентлары гына түгел, ә КДТУ (КХТИ), КДТУ (КАИ), ТДГПУда укучылар да таныша ала. Гомумән алганда, ярминкәдә 1000нән артык кеше катнаша. “Чарада эш белән тәэмин итүдән тыш шәһәрнең мәшгульлек үзәкләре һәм кадрлар агентлыгы да катнашуы аеруча мөһим”, - дип билгеләп үтте Ренат Җамалетдинов.
Казан вузларын тәмамлаучылар һәм студентлар тәкъдим ителгән вакансияләр белән генә танышып калмыйча, махсус мастер-класслар, тренингларда катнаша ала. Анда сүз уңышлы әңгәмә алып бару, эшкә урнашу юллары, студентлар һәм яшь белгечләр өчен хезмәт базарында тәкъдимнәр турында бара.
Ярминкәне оештыручылар быел заманча хезмәт базарында вуз тәмамлаучыларның көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә.
Оештыручылар сүзләренчә, бүген хезмәт базарында как инженер-технолог, финанс консультанты, персонал белән эшләү буенча менеджер, программист кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Шулай ук зур компаниягә эшкә алганда инглиз телен белү төп таләпләрнең берсе булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot