news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасында җиңгән 10 кеше берәр миллион сум алачак

Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда «Авыл укытучысы» программасының 10 җиңүчесен сайлаячаклар.

Алар бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум күләмендә акча алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен авыл торак пунктына яки эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яки 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшләргә килгән яки күчеп кайткан укытучы алачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Программада урта һөнәри яки югары белемле, квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга туры килгән укытучылар катнаша ала. Алар белем бирү оешмасы белән кимендә биш елга хезмәт килешүе төзергә тиеш.

Программа 2020 елдан 2024 елга кадәр гамәлдә. Катнашу өчен гаризалар һәм документлар кабул итү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100