news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ һәм Мәдәният министрлыгы татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра

Җиңүчеләр Казан федераль университетына максатчан урыннарга керү мөмкинлеге алачак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университеты, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков шул хакта хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, 9-10 сыйныф укучылары арасында берничә этап үткәрү күздә тотыла. «Олимпиада нәтиҗәләре буенча КФУ бүлеп бирә торган максатчан урыннарга өстенлекле керү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде Ситдыйков.

Ул хәзер олимпиада концепциясен эшләү төгәлләнгәнлеген, аны уздыру мәйданчыклары һәм формалары билгеләнүен, шулай ук контент әзерләнүен әйтте. «Киләсе уку елы башында гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», — диде Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әйткәнчә, сүз Идел буе тарихына багышланган бөтенроссия олимпиадасын оештыру турында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100