news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларына керүче кешеләрнең тән температурасын үлчи башлыйлар

Университет ректорлары хезмәткәрләрнең эшлекле сәфәрен һәм киңәшмәләр санын киметергә тиеш.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия университетларында тән температурасын үлчәргә һәм биналарны дезинфекция чаралары белән тәэмин итәргә боерды. Бу хакта «INTERFAX.RU» хәбәр итә.

«Бу боерык дүшәмбедән, 16 марттан үз көченә керә», — диелгән министр имзалаган боерыкта. Әлеге боерык Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бастырылган.

Документ нигезендә, университет ректорлары хезмәткәрләрнең эшлекле сәфәрен һәм киңәшмәләр санын киметергә тиеш. Моннан тыш, хезмәткәрләрне читтән торып эш режимына күчерергә тәкъдим ителде.

Моңа кадәр 15 мартта Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия югары белем йортларына, төрле электрон җайланмалар кулланып, дистанцион укуга күчәргә киңәш иткән иде. Югары икътисад мәктәбе башка университетлар өчен үз онлайн-курсларын бирергә әзер булуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot