Искәндәр Гыйләҗев: Җәлилчеләрнең батырлыгы татарларның никадәр патриот булуын күрсәтә

Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре эшчәнлеге алманнарга Идел-Урал легионына Кызыл армиягә каршы көрәштә катнаштырырга мөмкинлек бирми.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Җәлилчеләрнең батырлыгы татарларның никадәр патриот булуларын күрсәтә, диде.

«Муса Җәлилне Өченче рейхның хәрби куәтен җимерүдә гаепләп үлем җәзасына хөкем итәләр. Гильотинада баш кисү алманнарга коточкыч зыян салган өчен бирелә торган җәза булган», — диде Искәндәр Гыйләҗев Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдә.

Тарихчы аңлатканча, алманнар Бөек Ватан сугышына кергәнче башка бер генә халыкка да таянырга җыенмаганнар. Сугыш аларча барып чыкмагач, пленга төшкән рус булмаган халыклардан тарафдарларны табып, аларга таянып, ниндидер мифик азатлык өчен көрәшкә өнди башлыйлар. Тоткыннар башта хәрби әсирләр лагерында тотыла. Аннары Советлар Союзына каршы сугыша алырдайлары төрле легионнарга таратыла.

«Алты көнчыгыш легионы төзелә. Алман документлары буенча, һәр легионга конкрет милләт вәкилләре генә кертелә. Идел-Урал легионында пленга эләккән татарлар, башкортлар, татарча сөйләшә торган марилар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар да булган. Идел-Урал легионы составында җиде батальон төзелгән», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

825нче батальон 1943 елда Витебск шәһәре янында баш күтәреп, Белоруссия партизаннары ягына күчә. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре эшчәнлеге алманнарга Идел-Урал легионына Кызыл армиягә каршы көрәштә катнаштырырга мөмкинлек бирми.

«Шушы күтәрелештән соң легионерларны фронтка якын җибәрмиләр. Җәлилчеләрнең батырлыгы татарларның ни дәрәҗәдә патриот булуларын күрсәтә», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Тарих фәннәре докторы чит ил архивларында да, Россиянең яшерен архивларында да Муса Җәлилнең эшчәнлегенә караган документлар бар, дип фаразлый. Ул киләчәктә Җәлилне өйрәнү объектив булсын иде дигән теләген белдерде.