news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр

Әзер дәреслекләр Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерлары - полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында тикшерелә.

Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен  татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Быел Татарстанда башлангыч мәктәпләр өчен татар теленнән яңа дәреслек әзерлиләр. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым » программасында сөйләде.

«2020 елда без беренче сыйныф өчен дәреслек эшләдек. Быел икенче, өченче һәм дүртенче сыйныфлар өчен тагын өч дәреслек эшләнәчәк. 2021 ел ахырына кадәр башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр әзерләү эше тәмамланачак», — дип сөйләде профессор.

Яңа дәреслекләр белән полилингваль комплекс базасында да, Казан (Идел буе) федераль университетының филология институты партнер-мәгариф оешмалары базасында да экспериментлар үткәрелүен билгеләп үтте ул.

«Бүгенге көндә шактый яхшы кайтавазлар алабыз. Әгәр дә бу проект хупланса, без шулай ук бишенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр тиешле дәреслекләр эшләнер дип өметләнәбез», — дип ачыклык кертте Рәдиф Җамалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100