news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2022 елда артачак

Көндезге магистратура программалары буенча бюджет урыннары соңгы биш елда беренче тапкыр артачак.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары саны 2022 елгы кабул итү кампаниясенә артачак. Баклавриат, специалитет, магистратура, аспирантура һәм ординатура бүлекләренә федераль бюджет хисабына 588 мең урын бирелгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иң күп бюджет урыннары бакалаврларга (якынча 340 мең) һәм магистрларга (124,5 мең) эләгәчәк», — диделәр министрлыкта.

2020-2021 уку елына югары уку йортларына 542 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән, 2021-2022 елга — 576 меңнән артык. «Барлык белем бирү дәрәҗәләре буенча урыннар саны 11,5 меңгә арткан. Иң күбе көндезге магистратура программалары буенча бюджет урыннары артачак. Соңгы биш елда бу беренче тапкыр күзәтелә», — дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Узган елдан Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы яңа методика буенча урыннарны бүлә. Башта, төбәкләрнең кадрларга булган ихтыяҗларын исәпкә алып, белгечлекләр һәм юнәлешләрнең берләштерелгән төркемнәре буенча кабул итүнең гомуми контроль саннары исәпкә алына. Аннары үз тәкъдимнәрен тармак министрлыклары, «Роскосмос» дәүләт корпорациясе һәм «Росатом» югары уку йортлары ассоциацияләре кертә. Шуннан соң кабул итүнең контроль саннарын төбәкләрдә формалаштыралар. Аннары барлык күрсәткечләрне берләштерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100