news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы укытучылары арасында иң осталары ачыкланды

Шулай ук «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының район этабы җиңүчесе дә билгеләнде.

Минзәлә районы укытучылары арасында иң осталары ачыкланды
http://menzela.ru

(Минзәлә, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вагыйзов). Минзәлә шәһәре гимназиясендә 2020-21 елларда Татарстанда «Россиядә ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Районы укытучылары арасында иң осталарын ачыкланды. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Бүгенге конкурста катнашкан барлык укытучылар да үз һөнәрләренең чын осталары. Без бүгенге җиңүчеләр зона этабында район данын лаеклы яклар һәм алга таба да үтәрләр дип ышанабыз», — диде Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева.

Аннан соң ул һәм Минзәлә районы мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев җиңүчеләрне бүләкләде.

«Дебют» номинациясендә 2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Погорелова җиңде. «Мастер-класс» номинациясендә һәм конкурсның муниципаль этабында 1нче мәктәпнең физика укытучысы Татьяна Муринова җиңү яулады. Район данын зона этабында шулай ук Николаевка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лидия Фуреева да яклаячак. 

Шулай ук «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының район этабы җиңүчесе дә билгеләнде. Ул 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәмсетдинова. Калган призерларга да сертификатлар һәм дипломнар тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100