news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Салихов Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде

Тарих фәннәре докторы Радик Салихов институтта 1997 елдан бирле эшли.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Радик Салихов 2020-2025 елларга Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде. Бу хакта институтның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тавышларны исәпләү нәтиҗәсендә, институт директоры итеп тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Радик Рим улы Салихов билгеләнде. Аның өчен 68 тавыш бирелгән», - диелә хәбәрдә.

Тарих фәннәре докторы Радик Салихов институтта 1997 елдан бирле эшли. 2011 елдан директор урынбасары булып эшләде.

Җәй көне массакүләм мәгълүмат чараларында Мәрҗани исемендәге Тарих институтын ябарга җыенулары турында мәгълүмат чыккан иде. Соңрак «Татар-информ» бу мәгълүматның дөрес булмавын хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100