Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе реаль вакыт режимында Интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк
Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Бүген 12 сәгатьтә Саба муниципаль районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Республикакүләм август киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. “Татарстан: инновацион төбәк үсеше” темасына әзерләнгән киңәшмәнең пленар утырышының турыдан-туры видеотрансляциясе тәкъдим ителә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында хәбәр бар.
Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча идарәләре җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары катнаша.
Август киңәшмәсенең онлайн-трансляциясе Интернет челтәрендә http://veratiz.ru:88/player/ адресы буенча оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз