Р.Миңнеханов: “Аттестат алмаган чыгарылышлар – “банкрот”лар”

ТР Президенты сүзләренчә, кадрлар туплауга һәм аларның һөнәри яраклылыгына аерым игътибар бирү кирәк

 (Байлар Сабасы, 15 август, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Муниципаль берәмлекләрнең белем бирү сыйфаты буенча җентекле анализ ясау теге яки бу районның ничек эшләвен күрергә мөмкинлек бирә, дип саный Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтәбез: бүген Президент мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Байлар Сабасында үткәрелгән республикакүләм август киңәшмәсендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кадрлар туплауга һәм аларның һөнәри яраклылыгына аерым игътибар бирү кирәк, чөнки тулаем илнең дә һәм аерым алган төбәкнең дә киләчәге мәгариф системасына бәйле.

“Әгәр завод яраксыз продукция эшләп чыгара икән, - ул банкрот. Шулай ук балалар да: аттестат алмаган чыгарылышлар – “банкрот”лар”. Аларга киләчәктә катлаулы булачак, алар көндәшлеккә сәләтле түгел”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, мәгариф системасы балалар бакчасыннан алып һөнәри һәм югары белем бирүгә кадәр бербөтен, тулаем эшләргә тиеш. “Әгәр мәктәптә бер чыгарылыш укучысы булып, ул аттестат ала алмый икән, моның нәрсә турында сөйләве һәркемгә аңлашыла. Мәгарифнең сыйфаты, без аңа сеңдергәне –аның көндәшлеккә сәләтлелеге булып тора, һәм авылда укыймы ул, шәһәрдәме – анысы мөһим түгел”, - дип саный республика башлыгы.

Яшьләр миграциясе проблемасына кагылып, Президент Рөстәм Миңнеханов мондый фикер белдерде: республикадан китүче талантлы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирү зарур. “Бу хәлнең сәбәпләрен аңлау өчен, анализ ясау кирәк, һәм аларны кайтару, “Алгарыш” программасы тагын да нәтиҗәле булсын өчен нәрсә эшләргә, - дип, Татарстан һәм чит илләр университетлары хезмәттәшлеге кирәклеген билгеләде республика башлыгы. - Татарстанның дөнья икътисадына һәм дөньяның фәнни бергәлегенә керешүе өчен , безнең студентларның шул исәптән Европада, Америкада, Кытайда да укуы мөһим”, - дип ышана республика Президенты. Бу уңайдан ул Татарстанда ике халыкара мәктәп ачылачагын билгеләп үтте.

Киңәшмә азагында республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов бер төркем мәгариф һәм фән хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен,ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исә мәгариф оешмаларын һәм балалар йортларын яңа уку елына әйбәт итеп әзерләү буенча республикакүләм конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.