news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның ике студент кызы Россияне БМОның Халыкара яшьләр ассамблеясендә тәкъдим иткән

Кызлар проектларны һәм республика казанышларын презентацияләгән, Татарстанда яшьләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләгән

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Яшьләр дипломатиясе академиясе вәкилләре һәм Казан федераль университеты студент кызлары Адилә Шахмаева һәм Миләүшә Шәрифуллина Нью-Йоркта БМО Халыкара яшьләр ассамблеясендә катнашкан.

Чараның максаты актив яшьләрне кешелекнең глобаль мәсьәләләренә җәлеп итүдән, тынычлык һәм толерантлык идеяләрен, үз төбәгеңне һәм мәдәниятеңне алга сөрүдән гыйбарәт.

Ассамблеядә бөтен дөньядан 300 дән артык делегат катнашкан. Чараның программасына Нью-Йоркта БМО штаф-фатирында Халыкара яшләр ассамблеясе пленар утырышында катнашу, БМО каршындагы илләрнең дипломатик вәкиллекләренә бару, мәдәни кичәдә катнашу булган. Анда ассамблеядә катнашучылар үз илләре һәм мәдәниятләрен тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булган.

Ассамблея барышында Татарстан вәкилләре проектларны һәм респблика казанышларын презентацияләгән, Татарстанда яшьләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләгән, шулай ук БМОның яшьләр повесткасы буенча алдагы хезмәттәшлек турында сөйләшкән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot