news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татар шәхесләре исемен йөрткән кайбер мәктәпләрдә татарча белем юк

«Татар теленә милли горурлыгыбыз, әти-әни теле итеп карау түгел, миңа тормыш өчен нәрсә бирә соң ул дигән мөнәсәбәт бар. Милләт өчен бу вак җанлылык куркыныч», — диде комиссия рәисе.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Бөек татар шәхесләре исемен йөрткән мәктәпләр бар, аларның кайберләрендә белем татар телендә бирелми», — диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. 

Ул Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Муса Җәлил, Мулланур Вахитов, Бакый Урманчы исемендәге мәктәпләрне мисалга китерде. «Бу милли үзаңыбыз сүрелә баруын күрсәтә», — диде комиссия рәисе. Ул республиканың 21 район үзәгендә татар телле мәктәпләр булмавын искәртте. Бик күп мәктәпләрдә татар телендә башлангыч сыйныфта гына укытыла. 

«Республика күләмендә 1382 белем бирү оешмасының 979ында гына 50 мең 306 укучы белем һәм тәрбия чараларын татар телендә ала. Әгәр бу саннарны процентларга күчерсәк, республикада татар милләтеннән балаларга ана телендә белем бирү 25,2 процент тәшкил итә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч 31,1 процент. Казанда 22,4, Яр Чаллыда 31,6 процент. Бу саннар республика буенча зур дип әйтмәс идем», — диде Марат Әхмәтов.

Ул федераль кануннар нигезендә, татар телен фән буларак укыту ата-аналар ризалыгы белән булырга тиешлеген күздә тотып, бу мәсьәлә мәктәп һәм гаилә бердәм булса гына хәл ителә алуын ассызыклады. 

«Татар теленең бүгенге проблемасы — республикабызда күпләгән милләтәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗның кими баруы. Аңа үзебезнең милли горурлыгыбыз, әти-әни теле итеп карау түгел, миңа тормыш өчен нәрсә бирә соң ул дигән мөнәсәбәт бар. Милләт өчен бу вак җанлылык куркыныч», — диде комиссия рәисе. 

Марат Әхмәтов фикеренчә, төрле дәрәҗәдәге дәүләт, муниципаль структураларда эшне көчәйтү мөһим. «Тел язмышына битарафлык сизелеп тора. Мәгариф, мәдәнияттә күпме яңа объектлар төзелә, ләкин алар милли мәнфәгатьләргә җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт итәме икән?! Мәдрәсәләр дә, югыйсә, чиста татар телендә булырга тиеш. Хәтта ислам университетында да татар телендә укыту көннән-көн югала бара» — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100