news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов милли мәгариф юнәлешендә эшләячәк эшче төркем алдында бурычлар куйды

«Милли белем бирү — гаять каршылыклы четерекле хезмәт», — диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов милли мәгариф юнәлешендә эшләячәк эшче төркем алдында бурычлар куйды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләрен әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.  

Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән эшләү буенча эшче төркем белән Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкчелек итәчәк.

«Милли белем бирү — гаять каршылыклы четерекле хезмәт. Министрлык бу эшне эзлекле алып бара. Федераль министрлык белән дә эшләргә кирәк. Республикабызның үз эчендә башкарасы эшләре дә җитәрлек. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне мөмкин кадәр тизләтергә кирәк», — диде Марат Әхмәтов. Ул татар теленнән 1-4 сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләрне мәктәпләрдә киң кулланышка кертү мөһимлеген әйтте. 

«Элегрәк татар теле дәреслекләре катлаулы диләр иде, бүген яңа буын дәреслекләр эшләнә. Күбрәк коммуникатив алымнарны җигеп эшләргә кирәк. Укыту программасында сөйләм теленә өстенлек бирергә кирәк дигән фикерләр ишетәбез. Яңгырау-саңгырау тартыкларны өйрәнүне үзем дә бер тиенгә кирәк дип саныйм», — диде Марат Әхмәтов.

Милли мәгарифнең ресурслар белән тәэмин ителешендә җитмәүчелек булса, комиссия рәисе республика Президентына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булганын искәртте. «Татар теле укытучыларының дәрәҗәле статусын булдыру. Гамәлдәге грантларны, конкурсларны нәтиҗәлерәк итү кирәк. Яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыян булмас», -диде.

Марат Әхмәтов фикеренчә, мәктәпләрнең ата-аналар белән эшен анализларга кирәк. «Элемтә һәркайда да бармы, әллә сыекмы? „Мәгариф“, „Гаилә һәм мәктәп“ журналын да эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Конкурслар, грантлар тәкъдим итәргә исәбе бар икән, комиссия исеменнән финанс ярдәмен дә күрсәтергә әзербез. Бу эшне журнал үзенең җигелеп тарта торган эше итеп алсын иде. Безгә мәктәп һәм ата-аналарны тулы канлы гаилә итеп берләштерергә кирәк», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100